ЯҢАЛЫКЛАР


15
май, 2018 ел
сишәмбе

2018 елның 15 маенда Тукай муниципаль районындагы  халыкка хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе  «Шәфкатъ» психологы - Насырова Ләйсән Каюм кызы балаларга гаиләгә җаваплы караш тәрбияләүгә юнәлгән «Минем гаилә» дигән темага чара үткәрде.

15 май көнне Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йортына Казан шәһәреннән волонтерлар килде һәм Россия халкы милләтләрен берләштеру максатыннан оештырылган ел кысасы нигезендә “Бергә җылырак” дип аталган хәйрия чарасы уздырдылар.

Бөтендөнья Гаилә көненә багышланган чаралар һәм “Ныклы гаилә” Федераль проектын Татарстан Республикасында гамәлгә ашыру кысаларында 15 нче майда Алабуга шәһәрендә күп балалы, мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләрнең Алабуга муниципаль районы башлыгы урынбасары З.Х. Сунгатуллина, Алабуга районының “Мәрхәмәт-Милосердие” хатын-кыз депутатлар оешмасы белән очрашуы булып узды. Бу очрашуга 10 гаилә, шәһәрнең социаль оешмалары, мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшьләрнең “Планета добра” региональ иҗтимагый оешмасы вәкилләре чакырылды.

 

15 май 2018 ел, сишәмбе

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышлап 5 енче шәһәр китапханә филиалы хезмәткәрләре белән “Астра” тернәкләндерү үзәге тәрбиячеләре “Бергә булдырабыз” проекты кысаларында “Мин, син,ул – бергә тату гаилә” дип аталган фольклор утыру үткәрделәр.

 

Кукмара муниципаль районының “Тылсым” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль – тернәкләндерү бүлегендә табиб Зиганшин Рашад Каюмович егерме өч өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидлар алдында лекция уздырды.

Әлеге  чараның максаты: “Сәламәт яшәү рәвеше” дигән темага булды. Табиб җентекләп йөрәк-кан тамырлары авыруы,  ишемия, сәламәт яшәү рәвеше, дөрес туклану турында сөйләде.

Әлеге чара тернәкләндерү бүлегендә  һәр ял итүчеләр белән үткәрелә һәм уңай нәтиҗәләр бирә.

Үзәк хезмәткәрләре  һәм ял итүчеләр бик теләп лекцияне тыңладылар, сораулар бирделәр, үзләре өчен нәтиҗә ясадылар. Мондый очрашулар ешрак булсын иде дигән теләктә калдылар.

 

Сишәмбе көнне, 15 майда юрисконсульт  Винникова Эльвира әзерләнгән идее һәм үткәрелде белән очрашу яшәүче Үзәгенең социаль адаптация «Маяк» мәсьәләсе буенча каршы мошенничеству.

2018 елның 14 май көнне Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йортында тәрбияче Хәбибуллина Г.Р. балалар белән берлектә гаилә символы булган ромашка чәчәге ясады.

Мамадыш инвалидлар һәм картлар йорты "Ритэк" социаль һәм мәдәни проектлар Конкурсында "Спорт" номинациясендә "Көчле рухлылар" проекты белән катнашып җиңү яуладылар.

Иске Икшермэ авылында урнашкан «Тургай» приютында тэрбиялэнуче балалар язгы табигатькэ экскурсиягэ бардылар.Ин беренче булып алар табигатьтэ уз –узенне тоту кагыйдэлэре белэн таныштылар.Табигатьнен матурлыгына, чисталыгына барыбызда сокланып, соенеп кайттык.

15 нче май 2018 нче ел, сишәмбе

  «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Нык гаилә» проекты кысаларында музыкаль хезмәткәр Гөлсинә Гәрәева  һәм тәрбиячеләр Гөлнара Диазтдинова,  Рәзилә Шәнгәрәева җитәкчелегендә 19 нчы «Аленка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр концерт куйдылар.

   Чараның максаты балалар һәм өлкәннәр арасында рухи-эмоциональ элемтә ныгыту , бәйрәм кәефе булдыру һәм  гаилә нигезен үстерү иде.

    Яшь башкаручылар әзерләгән концерт программасы «Минем гаиләм – минем шатлыгым» дигән темага багышланган. Сабыйлар тырышып һәм чын күңелдән җырлар җырладылар, кайгыртучан әни һәм көчле әти турында шигырьләр сөйләделәр. “Әби һәм бабайлар бакчасында нәрсәләр үсә” дигән шаян бию барсының да күңеленә хуш килде.

    Социаль хезмәт  алучылар  сабыйларның чыгышын җылы каршы алдылар,

бу балалар  чыгышында үзләренең оныклары һәм оныкчыкларын күргәндәй булдылар.

     Мондый чаралар өлкән буын кешеләренә үзләренең кирәклеген тою, ялгыз булмау, балалар һәм өлкәннәр арасында узара аралашу мөгаләмәсен булдыру, әби-бабай һәм оныклар арасындагы буыннар чылбырын ныгыту, психологик-климатны яхшыртуга ярдәм итә.

    Чарада 31 кеше катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International