«Апрель» узәгендә хәрәкәтләнү активлыгын үстерү буенча шөгылләнү.

2018 елның 15 мае, сишәмбе

Хәрәкәт – ул могҗизалы бүләк. Хәрәкәтләнә алу кеше үсешенең нигезе. Балалар төрлечә үсәләр, кемдер тизрәк, кемдер акрын.

ЛФК инструкторының коррекцияләү эше ул һәр балага хәрәкәтләнергә, баланың үзенчәлегенә карап, хәрәкәтләнә алу өчен төрле җиһазлар куллану мөмкинлеге бирү. Баланы кызыксындыра алу, аңа теге яки бу хәрәкәтне ясарга этәргеч бирә.

Катлаулы неврологик авырулар булган балаларга да ул хәрәкәтләрне туры китереп сайлый, һәм шуңа күрә бу тренировкалар файдалы да кызыклы да булалалр, кәефне дә күтәрәләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International