Социаль педагог Смелова Н.А мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән«Кем? Кайда? Нигә?»дигән таныпбелү дәресе үткәрде. Дәрестә 8 бала катнашты.
Максат: Транспорт белән танышу. Ишетеп- күрү игътибарын, хәтерне, фикерләүне, сөйләм телен үстерү.
Дәрестә балаларга төрле транспорт төрләре турында табышмаклар әйтелде. Аннан соң тәрбияләнүчеләр «Акыллы машиналар» мультфильмы геройлары белән сәяхәткә киттеләр. Мультфильмны караганннан соң балалар ситуатив күнегүләрдә ни өчен һәм кемгә махсус машиналар кирәклеген чиштеләр. Мәсәлән; янгын сүндерү машинасы– янгын сүндерү өчен көрәшә, ашыгыч ярдәм машинасы– авыру кешеләргә ярдәм күрсәтү өчен кирәк. “Бара, йөзә,оча” дидактик уены вакытында балалар транспорт төрләрен билгеләделәр һәм җир асты, җир өсте, су юлы, һава юлы тарнспорт төрләре барлыгына нәтиҗә ясадылар. Барлык төр юлларда һәм транспортта да юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә кирәк.