Өй җыештыру, бәйрәм котлаулары белән беррәттән ветераннарның бер үтенече дә игътибарсыз калмады. Безнең “Милосердие” үзәге социаль хезмәткәрләре 126 сугыш ветеранына өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтәләр, бу сугыш ветераннарының яртысы үз үзләренә хезмәт күрсәтү мөмкинлеген югалтканнар һәм алар фатир буенча гына йөри алалар.
Социаль эшнең өстенлеге булып һәр ветеранның тормыш сыйфаты тора һәм социаль хезмәткәрләрнең төп специализациясе –социаль-көнкүреш хезмәтләре күрсәтү. Бүгенге хезмәттә социаль хезмәткәрләр күп төрле эшләр башкара алалар: 3 социаль хезмәткәр өйгә барып 24 авыру пенсионерның чәчләрен кистеләр.