Арча РЦДПОВ “Өмет чаткысы” “Сәләмәт тәндә, сәләмәт дух”

2018 елның 16 мае, чәршәмбе

Арчадагы “Өмет чыганагы” балаларны тернәкләндерү  үзәгендә” “Без бергә” проект кысаларында, “Сәләмәт тәндә, сәләмәт дух.”    исемле спорт чарасы үткәрелде. Үзәктә тәрбияләнүче балалар,Арча шәһәренең стадионына юнәлделәр.  Кояшлы матур көн һәркемнең күңеленә бәйрәм  рухы өстәде. Иң элек балалар,  апалары белән бергә   музыкаль –разминка ясадылар. Аннары,  алар өчен төрле хәрәкәтле уеннар оештырылды. Кыршаулар, туп,   “ Кем җитезрәк”, “Куңелле эстафета”, “Клад табу” кебек уеннарда балалар бик теләп катнаштылар.  Бу спорт чарасы бик күңелле узды,һәркем яхшы кәеф, күтәренке күңел белән кәнагать калды.“Мондый спорт бәйрәмнәре үзәккә йорүче баларда спортка кызыксыну уятуда, сәламәт яшәү рәвеше алып баруда,  бердәмлек, ярдәмчеллек, дуслык кебек сыйфатлар тэрбияләү чарасы булып тора”-  ди үзәкнең тәрбиячеләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International