«Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль-тернәкләндерү бүлегендә Халыкара гаилә көненә багышланган бәйрәм үтте.

2018 елның 16 мае, чәршәмбе

Мәхәббәт, тугрылык, гаилә. Нинди гади сүзләр. Ә аларга никадәр мәгънә салынган. Яратырга – димәк, бер сулыш белән яшәргә, бер – береңнең кадерен белергә һәм хөрмәт итәргә, үз бәхетеңне сакларга. Шушы олы бәйрәм белән котлап һәм  изге теләкләрен теләп Чистай районы башкармакомитетының Загс бүлеге башлыгы Җәләлова Динара Наилевна килде.Гаилә – улҗаваплылык, һәрдаимкайгыртуһәмярдәмитү, тормышның асылы шул. Гаилә - ныгытма, монда без барлык күңелсезлекләребездән яшеренергә мөмкинбез, монда безне көтүче якын кешеләребез бар, алар белән кайгы – шатлыкларыбызны уртаклашабыз. 10 нчы мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе балалары һәм 1 нче номерлы мәктәп укучылары социаль ярдәм алучыларга концерт программасы күрсәттеләр. Бәйрәм кысаларында лирик җырлар, шигырьләр яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International