ЯҢАЛЫКЛАР


16
май, 2018 ел
чәршәмбе

       Балтач районының “Наз” Халыкка cоциаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре өчен “Санитар-гигиена таләпләренә әзерлек” программасы буенча уку оештырылды.

Ватан хакына һәлак булганнар да, исән калганнар да – алар барысы да безнең бөек тарихыбызның, бүгенгебезнең һәм киләчәгебезнең аерылгысыз бер өлешенә әверелде. Алар язмышында халкыбызның бетмәс-төкәнмәс рухи куәте һәм какшамас ихтыяры гәүдәләнә.Тәрбияче Анжелика Пушкова сүзләре белән әйткәндә, безнең ветераннарны, тылда батырлык күрсәткәннәрне котларга, аларга үзебезнең хөрмәтебезне белдерергә мөмкинлегебез бар. Приютның урта төркем малайлары тарафыннан “ Балалар сугышны сурәтлиләр” дигән тематика астында ясалган рәсемнәрдән эчтәлекле күргәзмә оештырылды.Рәсемнәр аша балаларның сугышка мөнәсәбәтләрен, солдатларның батырлыкларын күреп була. “Хәзерге заманда балаларга патриотик тәрбия бирү, шәхесне формалаштыру катлаулы һәм дәвамлы эш. Яшь буында гаиләне, мәдәниятне, тарихны ихтирам итү; халыкны, аның традицияләрен, батыр улларын, кызларын олылау кебек иң изге хисләр тәрбияләү билгеле бер эзлеклелектә алып барылырга тиеш икәнлеген аңлап эш итәбез “,- тәрбияче А.Пушкова.
9 нчы май бәйрәме ул барыбыз өчен дә бик зур бәйрәм. Бу көнне без Җиңү бәйрәмен генә түгел, ә яу кырыннан әйләнеп кайтмаучыларны искә алып, аларның батырлыклары алдында баш иябез.“Балкыш”социаль приютында тәрбияләнүчеләр ветераннар өчен котлау открыткалары һәм сувенирлар әзерләделәр.Балаларның кул хезмәте белән ясалган сувенирлар ветераннарга хөрмәт хисе белән сугарылган. Бөек Җиңүгә багышланган концерт барышында приютта тәрбияләнүчеләр Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә георгиев лентасыннан ясалган бүләкләрен тапшырдылар. “Бөек Ватан сугышы елларында безнең әби- бабаларыбыз искиткеч батырлыклар күрсәткәннәр. Баларыбызның кул эшләре аларга булган ихтирам, хөрмәт күрсәтүнең кечкенә генә булса да бер матур күренеш ”,- дип фикерләре беләш уртаклаштылар тәрбиячеләр Ираида Мадиярова һәм Елена Паранина.
Шушы көннәрдә приютта тәрбияләнүчеләр өчен шәһәр буйлап экскурсия оештырылды.Түбән Кама яшь шәһәр булса да , ул үзенең истәлекле урыннары белән аерылып тора.Шәһәр музеенда балалар фотограф Леонид Авраменконың иҗат эшләре белән таныштылар.Аның күргәзмәсендә ветераннарны сурәтләгән искиткеч тирән мәгънәле фотоларны балалар шаккатып күзәттеләр. Музей бинасыннан ерак түгел урнашкан Мактау тактасы янында тукталып, шәһәребез тормышына лаеклы өлеш керткән шәхесләрнең портретлары карадылар. Икенче тукталыш-Лемаев паркы. Балалар бу паркның барлыкка килү тарихын белделәр, соңыннан мәйданчыкларда рәхәтләнеп уйнадылар. “Балкыш “ социаль приютында тәрбияләнүчеләрнең ял вакытын дөрес итеп оештыру –тәрбия чараларының бер өлеше.Шәһәребезнең истәлекле урыннарында булу социальләштерүгә ярдәм итүче бер алым булып тора.

Ел саен «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Бу ел да искәрмә түгел. 15 май көнне гаиләгә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә ярдәм алучылар “Бәхетле һәм ныклы гаилә булдыру миннән тора” дигән девиз астында оештырылган чарага чакырылды.

Социаль халәткә һәм яшькә карамастан, безнең һәрберебез өчен тормышта беренче урында гаилә торачак. Бу категориягә әти-әниеңне, тормыш иптәшеңне  яки балаларны кертәсеңме, анысы мөхим түгел. Гаилә ул – бер өйдә яшәүче кешеләр генә түгел, ул – җылы мөнәсәбәтләр, мәхәббәт, авыр чакта бер-береңә терәк.

         2018 елның 15 маенда “Родник” халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәге хезмәткәрләре, Халыкара гаилә көне уңаеннан, социаль яктан куркыныч булган гаиләләрнең өйләрендә булып, аларны бәйрәм белән котладылар һәм гаиләгә күчтәнәч- азык-төлек пакеты тапшырдылар  Гаиләләрне котлауның  максаты булып гаилә мөнәсәбәтләрен яңарту һәм ныгыту, гаилә кыйммәтен пропагандалау тора иде.

15 май көнне Биектау районында үз гаиләлеренә  олы яшьтәге кеше алган гражданнар өчен укыту семинары узды.

           2018 нче елның 15 нче маенда бөтен дөньяда  Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Балтач муниципаль районындагы  “Наз” үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсе дә әлеге гаилә җепләрен берләштерүче һәм ныгытучы күңелле бәйрәмнән читтә калмады.

Нурлат районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе «Гармония» социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Надежда  Таймуллина «Нык гаилә» проекты кысаларында гаилә үзәге карамагында торучы балалар белэн «Гаилә серләре» дигән төркемле чара уздырылган,

 

15 май көнне 2018 елгы, сишәмбе.

Гаиләгә һәм балаларга ярдәм күрсәтү Нурлат үзәгенең бүлекчәсе психологлары Тухватуллиной Ләйсән  һәм Белоусова Светлана  Халыкара гаилә Көненә багышланган чара үткәрделәр, чарада балалар катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International