16 май 2018 ел, җомга
“Астра” тернәкләндерү үзәгендә балалар һәм әти- әниләр өчен “Спорт – ул тормыш” дигән спорт сәламәтләндерү чарасы үтте. Бу чараны ЛФК инструкторы Тихонова – Гоч Анастасия үткәрде. Бу шөгыльнең максаты булып кешенең төп табигый хәрәкәтләрен формалаштыру, хәрәкәтләндерү сәләтен активлаштыру, тизлекне, җитезлекне үстерү.
Бу чара саф һавада күңелле музыка астында үткәрелде. Балалар белән күмәк уеннар үткәрелде. Шулай ук “Адмирал”, “Сәгать йөри”, Спорт һәм спорт”, “Парашют” кебек игътибарны, хәрәкәтләнүне үстерә торган уеннар уйналынды. Ата – аналар да, балалар да бик теләп, актив катнаштылар, барысы да зур канәгатьләнү алдылар.Бу уеннар мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм аларның әти – әниләре өчен үткәрелде. Спорт сәламәтләндерү чарасында 45 кеше катнашты.