“Дөнья – гиләдән башлана” дип аталучы чара “Рәхим итегез! Бәхетле гаилә” клубы эше кысаларында, Халыкара Гаилә көненә багышланып, 2018 елның 15 мае көнне, “Веста” Үзәге белгечләре Әлфирә Юнысова һәм Елена Макаровалар тарафыннан социаль хезмәт күрсәтелүче гаиләләр өчен үткәрелде. Максат: гаилә арасындагы мөнәсәбәтләрнең кыйммәтен һәм әһәмиятен күрсәтү.
Чара башында барлык катнашучылар да бер-берсен Халыкара Гаилә көне белән котладылар. Шуннан соң чарадагылар өчен кызыклы конкурслар һәм уеннар оештырылды. Гаиләләр бер-берсе белән танышсын өчен «Гаилә портреты» дип аталган конкурс үткәрелде, монда һәрбер гаилә үзенең гаилә әгъзасы турында сөйләде һәм аларның кызыксынуларын әйтеп узды. «Халык зирәклеге әйтүенчә...» дип аталган конкурста ата-аналар балалары белән берлектә гаилә, балалар һәм гаилә әгъзалары арасында булган мөнәсәбәтләр турында мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр; «Өй биреме» конкурсында туганлык башлангычы турында сөйләнелде; «Сабый балалар теле белән» конкурсында балалар теле белән гаилә турында әйтелгән фикерләрне аңларга туры килде. Катнашучыларга иң хуш килгән конкурс булып «Минем хыялымдагы йорт» торды, монда гаиләләр үзләренең хыялларында булган йорт төзергә тиеш иделәр. Башта «сәламәтлек», «мәхәббәт», «аңлау» һәм «елмаю» дип аталган дүрт “кирпеч” бирелде, болар - өйнең нигезе булып тордылар, ә калган кирпичләрне имзаларга кирәк иде. Бу конкурстан соң кызыклы лотерея уйнатылды.
Чара ахырында волонтерлар әниләргә чәчәк бәйләмнәре һәм котлау открыткалары тапшырдылар һәм чәй өстәле артында кызыклы әңгәмә белән дәвам итте.