“Веста” үзәге белгечләре волонтерлар белән берлектә социаль ярдәм күрсәтлүче сәламәтлекләре авыр дәрәҗәдә чикле балалар өчен “Минем туган көнем” диа аталучы акцияне дәвам итәләр.
Туган көнен бәйрәм итүче балага кунакка волонтерлар һава шарлары һәм бүләкләр белән килделәр. Башта алар яшүсмерне туган көне белән котладылар, бүләкләр тапшырдылар. Алга таба һөнәр сайлау буенча әңгәмә кордылар. Волонтер кызлар үзләренең югары уку йортында белем алу вакытында туган тәэсирләре белән уртаклаштылар, уку йорты, студентлар тормышы, үзләре алачак һөнәр турында сөйләделәр, һөнәр үзләштерү кыенлыклар белән бирелә, шуңа да карамастан аларга ошый икәнен әйттеләр. Яшүсмер, үз чиратында волонтерлар белән киләчәккә булган планнары, куйган максаты белән уртаклашты. нинди һөнәр иясе булырга тели икәнен сөйләде. Әңгәмәдә шулай ук яшүсмернең әнисе дә бик теләп катнашты, ул балаларга үзенең студент елларын сөйләде, уку вакытында булган кызыклы вакыйгалары белән уртаклашты. Аралашу бик кызыклы һәм күтәренке нотада узды.
Туган көнен бәйрәм итүче яшүсмернең әнисе волонтерларга һәм белгечкә бәйрәм кәефе ясаган һәм игътибар күрсәткән өчен зур рәхмәтен белдерде