17 май 2018 нче ел, пәнҗешәмбе
Гражданлык активлыгы һәм волонтерлык елы кысаларында “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә безнең шәhәрнең 14-нче номерлы «Балалар-яшүсмерләр үзәгендә укучы, “Мөстәкыйль балалар” дигән Республика проектынын активистлары, социаль хезмәт алучылар янында булдылар.
Чараның максаты рухи традицияләрне торгызу hәм социаль яктан якланмаган халык категорияләренә ярдәм итү иде.
Проектнын кураторы Светлана Арутюнян җитәкчелегендә балалар заманча биюләр, рус һәм татар телләрендә җырлар, Бөек Ватан Сугышы турында шигырьләр укыдылар. Чара ахырында активист балаларның реабилитантларга бүләкләр тапшырулары алар өчен көтелмәгән күңелле сюрприз булды.
Чарада 26 кеше катнашты.