«Казан риваятьләр белән тулы»

2018 елның 17 мае, пәнҗешәмбе

Андрей Савин җитәкчелегендәге «Интегра-тур» махсуслаштырылган туристик ширкәте Яшел Үзән ПНИ яшьләренә Татарстанның башкаласы һәм мең еллык тарихы булган иң матур шәһәре- Казан буенча онытылмаслык экскурсия үткәрергә ярдәм итте. 

Әлеге экскурсия ярдәмендә Яшел Үзән ПНИ тәэмин ителүчеләре  үзләренең мәдәни белем дәрәҗәләрен арттырырга һәм үзара формаль булмаган аралашу мөмкинлекләренә ия булды.  Экскурсовод Асия Елагина балаларның игътибарын башкаланың тарихи үткәненә юнәлдереп, аларда кызыксыну уята белде. Озатып йөрүче тәрбиячеләр  Гүзәл Кройтор һәм Екатерина Васильченко фикерләренчә, әлеге  экскурсия башкалабыз тарихы турында  бик күп якты хисләр һәм хатирәләр калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International