«Безнең гаиләдә аралашу культурасы: аңлашу таба белү». «Веста» Үзәге.

2018 елның 17 мае, пәнҗешәмбе

 «Безнең гаиләдә аралашу культурасы: аңлашу таба белү» дип аталган дәрес   уңаеннан 2018 елның 15 мае көнне «Рәхим итегез! Бәхетле гаилә!» клубы эшчәнлеге кысаларында «Веста» Үзәге психологы Наталья Емельянова тарафыннан социаль ярдәм күрсәтүдә торучы гаиләләр өчен үткәрелде. Максат: гаилә әгъзалары арасындагы үзара хезмәттәшлек итү осталыгын үстерү.

 Дәрес башында психолог катнашучыларга «Сәламләүне сайла», «Кызыл аләм», «Эльф өчен йорт», «Минем бала кояш нурларында», «Малай һәм скрипка» дип аталган күнегүләр үтәргә тәкъдим итте. Әлеге биремнәр әниләргә үз балаларына яңа күзлектән карарга, үзләре өчен хаталы булган тәрбия чараларын күрә белергә, балалары алдында чын-чынлап ачылу өчен комачаулаган эчке үпкәләрен ачыкларга ярдәм итте. Катнашучылар, бала – ул уникаль һәм кабатланмас шәхес, аны үзеңә ничек кирәк, шулай ясап булмый дигән нәтиҗә чыгардылар.

Йомгаклау өлешендә, әниләр, әлеге дәрестә иң катлаулысы булып үз-үзеңә ачылу һәм тормышта гаеплеләрне эзләмичә генә, җаваплылыкны үз кулыңа алырга өйрәнү тора дигән фикерләрен белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International