“Гаилә көне” КЦСОН "Тылсым"

2018 елның 17 мае, пәнҗешәмбе

2018 елның 16 маенда “Тылсым” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең  гаилә  һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре тарафыннан “Гаилә көне”нә карата чара үткәрелде. Бу чарага авыр тормыш шартларында яшәүче гаиләләр чакырылды. Чакырылган гаиләләр каршында башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Галиева Рузалия Хәким кызы,социаль яклау отделы җитәкчесе Замалиева Светлана Валентин кызы, опека җитәкчесе Гаптелганиева Нурзидә Наил кызы., яшүсмерләр белән эшләүче өлкән инспектор Гильфутдинова Гөлназ Саубан кызы, директор урынбасары Багавиева Инна Геннадий кызы, методист Махмудова Гөлназ Рәзиф кызы, хезмәт биржасы белгече Емалеева Алсу Рамиль кызы чыгыш ясадылар.

Чара барышында мәхәббәт, ышану, хөрмәт итү темалары чагылды.

Гаилә бүлеге белгечләре тарфыннан уеннар уздырылды һәм бүләкләр бирелде.Чара бәйрәм табыны белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International