Аксубай муниципаль районы «Хыял» балалар приютында Халыкара гаилә Көненә багышланган чара уткэрелде.
Чара башында социаль педагог һәм педагог-психолог ата –аналар белән «Минем ныклы гаилә» темасына әнгәмә үткәрде. Соңыннан балалар һәм ата-аналар арасында конкурслар үткәрелде. Һәр конкурс арасында тәрбияләнүчеләр биеделәр, җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәм ахырында балалар ата-аналарына үз куллары белән ясаган бүләкләр бирделәр.