17 май 2018 ел, чәршәмбе
“Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Мәрхәмәтлек әлифбасы” дип исемләнгән әдәбият сәгате үтте. Ни өчен без кечкенәләрне хөрмәт итәргә тиеш? Шушы сорауга җавап бирү йөзеннән “Астра” тернәкләндерү үзәгендә әдәбият сәгате үтте. Чараның максаты: балаларның булган белемнәрен киңәйтү һәм тирәнәйтү.
Чара башында ук балаларга һәм әти – әниләргә хикәяләр укыдылар, бергәләп слайд карадылар. “Кечкенәләргә булыш” дигән сценкада һәркем үзен артист ролендә тоеп карады.
Мондый әдәбият сәгатьләре үткәрү балаларда өлкәннәрне һәм кечкенәләрне хөрмәтләргә, ярдәм итәргә, булышырга өйрәтә. Чара барлык катнашучыларга да ошады, барлыгы 11 кеше катнашты.