Л.Н.Толстой еллыгын бәйрәм итү кысаларында ГАУСО "Исток-Башлангыч" МТЗ и СЗ РТ Лениногорск муниципаль районында гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль тәрбиячесе Оксана Лямова 6 номерлы социаль патранлаштыру участогына караган Иске кувак авылында яшәүче яшүсмерләр өчен "Л.Н. Толстой- детям" дип аталган әдәби сәгать уздырды.
17 май көнне Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йорты базасында янгын сүндерү, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү,янгын вакытында кешеләрне эвакуациялау буенча персоналның эшчәнлеген тикшерү, коткару эшләре буенча контроль- тактик өйрәнүләр һәм барлык учреждение хезмәткәрләре белән планнан тыш янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж уздырылды .
18 нчы май көнне Сарман районы “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәребез Халык-ара музейлар көне уңаеннан Үзәкнең “Авылым хатирәләре”, Сарманда урнашкан Дан музеена, Ленин исемендәге Ял паркына сәяхәт кылдылар.
17 нчы май көнне Сарман районы “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә сугыш һәм тыл ветераннары Кәүҗияк авылыннан Газизовлар, Петровзавод авылыннан Файзуллиннар гаиләләре катнашында “түгәрәк өстәл” оештырылды. Бергә, пар канатлы булып яшәүнең серләре белән уртаклаштылар, яшь чакларын искә төшереп көлешеп алдылар.
17 май көнне Әлмәт шәһәрендә өлкән яшьтәге кешене үз гаиләләренә тәрбиягә алучылар өчен семинар үткәрелде. Семинарда территориаль социаль яклау бүлеге җитәкчеләре, комплекс үзәге җитәкчеләре, белгечләре, үз гаиләләренә тәрбиягә алучылар (“ярдәмчеләр”) катнаштылар.
Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының егерме җиденче апрель ике мең унсигезнче елның кырыгыннчы санлы боерыгы нигезендә, Сарман районында 70 яшьтәге һәм аннан өлкәнрәк ялгыз яшәүчеләрне барлау максатыннан, график төзелде. Уналтынчы май көнне комиссия Азалак авыл советы җирлегендә яшәүче өлкәннәргә чыкты. Эш барышында комиссия өлкәннәрнең яшәү шартлары белән танышты, актлар төзеде, куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатты.
Европа имунлаштыру атналыгында (ЕНИ-2018): вакцина ясау гомуми бурыч һәм һәр кешенең хокукы темасы кысасында 2018 елның 17 маенда Чирмешән үзәк район больницасының табиб педиатры Абдрашитова С.А. тарафынан имунлаштыру кешенең исәнлегенә һәм иминлегенә мөхим чара булуы турында әңгәмә алып барды.
Лекциядә үзәкнең бөтен хезмәткәрләре булды.
18 нче май 2018 нче ел, җомга
“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Мәдинә Хаҗарова социаль хезмәт алучылар өчен “Гажиттән торбачыклар бәйләү” буенча мастер – класс үткәрде.
Чараның максаты: бармаклар эшчәнлеген һәм күзаллау сәләтен үстерү, пөхтәлеккә өйрәнү һәм торбачыклар үрү алымнарының практик сәләтен формалаштыру.
Социаль хезмәт алучылар гаҗит белән бәйләү әйберләре һәм тарихы белән таныштылар. Кайчы белән эшләгәндә куркынычсызлык техникасын кабатладылар һәм үз куллары белән эшли белүләрен күрсәттеләр. Эш барышында инструктор ничек кагәздән торбачыклар ясарга аңлатты, күрсәтте. Кечкенә генә корзин әзерләү өчен 50дән артык торбачыклар кирәк.
Социаль хезмәт алучылар бик рәхәтләнеп, теләп чарада актив катнаштылар. Катнашучылар фикерләре белән уртаклаштылар, аларның кәефләре яхшырды, тормыш тонусы һәм эшкә сәләтләре артты.
Чарада 8 кеше катнашты.
8 май көнне «Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йорты «Юлдаш»та социаль хезмәт күрсәтүче белгеч Михеева А.М. һәм социаль педагог Сираева А.Р. ВЛКСМнын 100-еллыгы уңаеннан, “Бар иде бит безнең дә яшь чаклар...” исемле тематик кичә үткәрделәр.
Җиңү Көне!