Сак булыйк- янгын! 17 май 2018 ел.
17 майда көнне Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йорты базасында янгын сүндерү, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү,янгын вакытында кешеләрне эвакуациялау буенча персоналның эшчәнлеген тикшерү, коткару эшләре буенча контроль- тактик өйрәнүләр һәм барлык учреждение хезмәткәрләре белән планнан тыш янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж уздырылды . Өйрәнүләр реаль шартларга максималь якынайтылды. Өйрәнүләр барышында оешма хезмәткәрләренең янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәүләре билгеләп үтелде. Контроль- тактик өйрәнүләр ПЧ-123 ФГКУ « Татарстан Республикасының15 ФПС отрядының” начальник урынбасары ,майор Гизетдинова Альфир Мухтарович катнашында үзды.