Сарман районы “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә “Өлкән яшьтәге кешене тәрбиягә алган гаилә өчен үткәрелгән уку семинарында катнашу”

2018 елның 18 мае, җомга

17 май көнне Әлмәт шәһәрендә  өлкән яшьтәге кешене үз гаиләләренә тәрбиягә алучылар өчен семинар үткәрелде. Семинарда территориаль социаль яклау бүлеге җитәкчеләре, комплекс үзәге җитәкчеләре, белгечләре, үз  гаиләләренә тәрбиягә алучылар (“ярдәмчеләр”) катнаштылар. Шул исәптән Сарман районы “Шәфкатъ” үзәге җитәкчесе Хуҗина Гөлнара Ильяс кызы, өйгә йөреп хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Рафикова Гүзәл Раиф кызы, Азалак авылыннан “ярдэмче” Хамидуллина Фирдания Абдулла кызы катнашты.

Семинар барышында “ярдәмчеләр” үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International