“Гажиттән торбачыклар бәйләү” мастер классы

2018 елның 18 мае, җомга

18 нче май 2018 нче ел, җомга

     “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә хезмәт буенча инструктор  Мәдинә Хаҗарова социаль хезмәт  алучылар өчен “Гажиттән торбачыклар  бәйләү” буенча мастер – класс үткәрде.

Чараның максаты: бармаклар эшчәнлеген һәм күзаллау  сәләтен   үстерү, пөхтәлеккә өйрәнү һәм торбачыклар үрү алымнарының практик сәләтен формалаштыру.

Социаль хезмәт алучылар гаҗит белән бәйләү әйберләре һәм тарихы белән таныштылар. Кайчы белән эшләгәндә куркынычсызлык техникасын кабатладылар һәм үз куллары белән эшли белүләрен күрсәттеләр. Эш барышында инструктор ничек кагәздән торбачыклар ясарга аңлатты, күрсәтте. Кечкенә генә корзин әзерләү өчен 50дән артык торбачыклар кирәк.

Социаль хезмәт алучылар бик рәхәтләнеп, теләп чарада актив катнаштылар. Катнашучылар фикерләре белән уртаклаштылар, аларның кәефләре яхшырды, тормыш тонусы һәм эшкә сәләтләре артты.

Чарада 8 кеше катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International