ЯҢАЛЫКЛАР


18
май, 2018 ел
җомга

17 май  көнне, Халыкара балалар ышаныч телефоны көне уңаеннан, “Родник” халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәге хезмәткәрләре “Бергә ышаныйк” исемле акция уздырды. Акциянең максаты – шәхесара, өлкәннәр белән аңлашылмаучанлыклардан туган проблемалар белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин икәнлеген аңлату иде. Ә булган очракта балага психологик ярдәм күрсәтүдән гыйбарәт. Шулай ук укучыларга буклетлар  һәм ышаныч телефоны визиткалары таратылды.

Май ае бөек бәйрәм - Җиңү Көне белән бай.  Инде 73 ел буена кеше күңелендә авырту һәм шатлык хисләре сүнми.


17
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

«Бергә булдырабыз» республика проектын тормышка ашыру уңаеннан «Возрождение» физик яктан чикле яшүсмер һәм балалар тернәкләндерү үзәгендә Бөгелмәнең «Җиңү волонтерлары» кадет-интертат мәктәбе вәкилләре булды.

17 май көнне Әлмәт шәһәрендә "Өлкән яшьтәге кешене тәрбиягә алырлык гаилә" дигән пилот проекты кысаларында,үз гаиләләренә өлкән кешене тәрбиягә алучыларга ярдәм итүчеләр өчен зона укыту семинары узды.

16 май көнне “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенен психологы Гүзәл Җиһаншина Балтач гимназиясе базасында 4нче сыйныф укучылары белән ышаныч телефон көненә багышланган дәрес үткәрде. Психолог ышаныч телефоннын тарихын һәм нинди ярдәм күрсәткәнен сөйләде. Чара ахырында укучылар  кызыксындырган сорауларына тулы җавап ала алдылар. Чарада 19 укучы катнашты.

Алабуга "Доверие" социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә хезмәт күрсәтү белгече  һәм гаиләсенә өлкән кеше алган ярдәмчесе Әлмәт шәһәрендә зональ өйрәтү семинарында  катнаштылар.

Укыту барышында  гаиләләрнең эмоциоаль яну синдромын бетерү турныда, өлкән яшьтәге гражданнар өчен хас авырулары турында, аларны кисәтү күрсәтүгә беренче ярдәм күрсәтү, шулай ук социаль ярдәм күрсәтү чаралары турында сөйләнде. Әлмәт хезмәттәшләре эш тәҗрибәсен "Актив озын гомерлелек"программасын тормышка ашыру буенча, гражданнарның яшәүсыйфатын күтәрү турында сөйләнде

2018 нче елның 16 май көнендә «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль педагогы Наталья Закирова Балтач гимназиясенда “Татарстанда яшәүче халыклар” дип исемләнгән чара уздырды.

2018 нче елның 16 май көнендә Халыкара гаилә көнендә һәм «Нык гаилә» проекты нигезендә «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль педагогы Наталья Закирова белән ДЦ «Волонтер» активисты «Минем гаиләм» дип исемләнгән акция уздырды.

 Алар монда яшәүчеләргә “Сугыш еллары поэзиясе” турында сөйләделәр

Мәчеттән килгән мулла даими  рәвештә тәрбияви –әңгәмәләр уздыра


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International