17 нчы май көнне Сарман районы “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә сугыш һәм тыл ветераннары Кәүҗияк авылыннан Газизовлар, Петровзавод авылыннан Файзуллиннар гаиләләре катнашында “түгәрәк өстәл” оештырылды. Бергә, пар канатлы булып яшәүнең серләре белән уртаклаштылар, яшь чакларын искә төшереп көлешеп алдылар. Файзуллиннар гаиләсе “Иң гашыйк пар”, Газизовлар гаиләсе “Иң бердәм пар” исеменә лаек дип табылды. Матур җырлар, җылы сүзләр, бүләкләр күңелләренә хуш килде. Очрашу истәлеге булып фотога төштеләр.