8 май көнне «Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йорты «Юлдаш»та социаль хезмәт күрсәтүче белгеч Михеева А.М. һәм социаль педагог Сираева А.Р. ВЛКСМнын 100-еллыгы уңаеннан, “Бар иде бит безнең дә яшь чаклар...” исемле тематик кичә үткәрделәр. Комсомолның килеп чыгышы, комсомолларның Бөек Ватан сугышындагы батырлыклары турында сөйләштеләр. Алдан әзерләнгән видеороликлар аша, кичәдә катнашучылар көч-дәрман ташып торган яшь чакларына әйләнеп кайттылар, комсомол оешмасы белән бәйле төрле кызыклы вакыйгаларны хәтерләрендә яңарттылар.