Алабуга районының “Доверие” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре “Тату гаилә” Федераль партия проекты кысаларында “Тату гаилә - уңышлы киләчәк гарантиясе” дип аталган муниципаль форумда катнашты. Форум программасы тәрбия процессында катнашучы һәрбер кешене берләштерде: укытучылар, белгечләр, ата-аналар комитетлары һ.б. Дискуссион мәйданчыклар бала тормышының актуаль аспектларына: тирә-ягындагы кешеләр белән аралашуы, мәктәптә үз-үзен тотышы, интернет челтәренең бабаларга тәэсире һәм башка бик күп кызыклы темаларына багышланды.
Үзәк белгечләре “Балалар һәм яшүсмерләрнең деструктив үз-үзен тотышын кисәтү” мәйданчыгында актив катнашты. Мәйданчыкны Алабуга муниципаль районының прокурор ярдәмчесе Салахутдинова А.Н., балигъ булмаганнар эшләре һәм аларны яклау буенча комиссиянең җаваплы сәркатибе Маркина И.Ю., “Шанс” психолого-педагогик, медицина һәм социаль ярдәм үзәге” директоры Корочкина С.В. алып барды. Форум белгечләрнең белемен арттыру, белемнәре белән уртаклашу өчен яхшы чара булып торды.