Алабуга «Доверие» узәге балалар өчен Күргәзмәләр залына экскурсия оештырды

2018 елның 21 мае, дүшәмбе

     Алабуга районындагы “Доверие” социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре балалар өчен “Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының” Күргәзмәләр залына экскурсия оештырды.

    Күргәзмәләр залында тува халкының XIX-XXI гасырдагы 300 дән артык тарихи һәм мәдәни эшләнмәләре урнаштырылган. Музейда Тыва Республикасының Милли музее коллекциясыннан килгән эшләнмәләрдән торучы “Азия үзәгендә Тува халкы дөньясы” дип исемләнгән күргәзмә эшләп килә. Музей хезмәткәрләре балаларга һәрбер экспонат турында тәфсилләп . Балалар борынгы бизәнү эшләнмәләре, сөякләрдән ясалган шахматлар, җәнлек тиреләрен күрделәр. Бигрәк тә аларны музейда урнашкан “теләкләрне үтәүче агач” кызыксындырды. Мондый чаралар балаларның тормышка карашын киңәйтү, аларга буш вакытны мавыктыргыч итеп уздыру юлларын күрсәтү өчен  файдалы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International