Язгы мәшәкатьләр

2018 елның 21 мае, дүшәмбе

Чистай психоневрологик интернатында территорияне яшелләндерү эшләре башланды. Мөмкинчелеге чикләнгән затлар зур түземсезлек белән язны көттеләр. Яз килү белән алар территориядә урнашкан 4 теплицага үз көчләре белән орлыклар утырттылар. Бүгенге көндә барлык утыртылган орлыклар тишелеп чыктылар. Алар  тәрбиячеләр белән беррәттән теплицада эшлиләр: кәбестә, чәчәкләр утырталар, бакчада бик теләп эшлиләр. Атналык өмәләрдә хезмәткәрләр дә территориядэ эшлилэр, шул рәвешле территорядә чисталык һәм тәртип.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International