“Татарстан Республикасында 2014-2020 елларда хезмәтне саклау һәм хезмәт шартларын яхшырту” ярдәмче программасын гамәлгә ашыру шартларында “Веста” Үзәге белгечләре хезмәтне саклау өлкәсендә уку курслары уздылар.
Укулар барышында катнашучылар хезмәтне саклау таләпләре, хезмәт мөнәсәбәтләрен җайлаучы норматив-хокукый база турында белемнәрен ныгыттылар. Уку ахырында барлык катнашучыларга да белемнәрен тикшерү турында таныклыклар һәм «Хезмәтне саклау һәм хезмәт шартлары» турында методик материаллар җыентыгы тапшырылды.