«Гнездышко» приютында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен табигать белән танышу буенча дәресләр үткәрелә. Балалар һәрвакыт теге яки бу формада табигать белән аралашалар. Яшел урман, матур чәчәкләр, күбәләкләр, коңгызлар, кошлар, болытлар - болар барысы да балалар игътибарын җәлеп итә, аларны сөендерә, үсешләре өчен мул ризык бирә. «Чәчәкләр ничек үсә?» соравына практик гамәлләр эшләмичә җавап бирергә мөмкин түгел. Без балаларга үсемлекләрнең үсеш юлын тикшерергә мөмкинлек ачтык. Балалар орлыклар чәчтеләр, үсентеләрнең килеп чыгышларын күзәттеләр, аларга су сиптеләр. Чәчәк үсентеләрен үстереп, аларны клумбаларга чыгарып утырттылар. Җәй дәвамында балалар чәчәкләрне карыячаклар, аларның үсешләрен күзәтәчәкләр. Менә шулай безнең приютта балаларда әйләнә-тирә табигатькә мәхәббәт тәрбияләнә. Мондый төр чаралар балаларда табигатькә карата гоманлы, итәгатьле хисләрне үстерергә ярдәм итәләр.