Л.Н.Толстойның тормыш һәм иҗат юлы. 21 ма1 2018 ел. Мөслим картлар һәм инвалидлар интернатында культура-мәдәни чаралар оештыручы Заһидуллина А.З. “ Л.Н.Толстой ның тормыш һәм иҗат юлы” дигән темага әнгәмә оештырды. Әнгәмә бөек язучыга 190 ел тулуга багышлап үткәрелде. Интернат-йортның социаль хезмәтләрдән файдаланучылары язучы Л.Н.Толстойның иҗаты белән якыннан таныштылар.Заһидуллина А.З. кызыклы һәм эчтәлекле итеп аның тормышыннан күп кенә мәгълүматлар җиткерде,сорауларга җавап бирде,”Анна Каренина” китабыннан өзекләр укыды. Соңыннан бергәләп “ Бөек кешенең тормыш юлы” дигән презентация карадылар.