ЯҢАЛЫКЛАР


29
май, 2018 ел
сишәмбе

Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре Саба ш.т.п. «Волонтер» үзәгенең активистлары белән берлектә тәмәке тартуга каршы көн алдыннан буклетлар тараттылар. Буклет тарату вакытында белгечләр һәм волонтерлар халыкны тәмәке тарткан очракта барлыкка килә торган авырулар белән таныштырдылар.

29 нчы май 2018нче ел, сишәмбе

«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова  социаль хезмәт алучылар өчен «Кинезиологик  күнегүләр» дигән темага мастер – класс үткәрде. 

Чараның максаты – аң сәләте үсешен көчәйтү, уйлау, фикерләү эшчәнлеген активлаштыру.

Кинезиология – ул акыл, аң сәләте үсеше һәм хәрәкәт, күнегүләр аша физик сәламәтлек казанышы фәне.  

Чара кызык, күңелле күнегүләр белән  башланды: сул кул белән борын очын, уң кул белән сул колакны тоталар, кулларны төшерәләр һәм кул чабалар. Кулларны алыштырып, күнегүне кабатлыйлар. “Буталчык” күнегүе: уң кул белән баш түбәсенә кагалар, берьюлы сул кул белән эчне сыйпыйлар  һәм кулларны алыштырып кире кабатлыйлар. Аннан соң сул кул белән эчне сыйпыйлар, уң кул белән сул умрау сөяген сыйпыйлар. ”Фил” күнегүендә колакны җилкәгә кысып, бер кулны сузалар, фил хортумына охшатып, хәрәкәтләр ясыйлар. 

Нәтиҗәдә, социаль хезмәт алучыларның арыганлыгы, баш авыртуы бетә, психоэмоциональ торышы яхшыра. Хәтер, игътибар, фикерләү, ишетү, күз алдына китерү, хыял барышы арта. 

Чарада 8 кеше катнашты.

26 майда Аксубайда «Пробуждение» IV Экология зональ фестивале узды. Проект Татарстанның беренче урман хуҗалыгы министры Александр Гуляевның якты истәлегенә багышлана.

  28 нче майда Сарман районы буенча, Җәлил бистәсе, Петровка Завод һәм Ләке авылларында торучы,  дүрт бала тәрбияләүче 11 гаиләгә  автоном янгын  искәртү приборлары куелды.

Хәзерге вакытта мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик тәрбия бирү кискен тора.

"Нигде и не в чем так не проявляется человеческий характер, как за бильярдным столом". Л.Н.Толстой


28
май, 2018 ел
дүшәмбе

Багышлап пограничника Тернәкләндерү үзәгендә «Яңарыш» 28 май " дәресе узды танышу буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән һөнәре пограничника.

«Сәламәт Россия – Уртак эш» проекты кысаларында «Веста» Үзәге социаль педагогы Елена Макарова 11 нче санлы социаль участокта күп балалы, тулы булмаган, аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнелүче 12 бала өчен «Чуму куркынычы!» интерактив дәресе үткәрде. Максаты - сәламәт яшәү рәвеше алып баруны формалаштыру.

28 нче май көнне Садыкова Г.Г. тарафыннан “Хис-кичерешләр ясыйбыз” дип исемләнгән рәсем дәресе уздырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International