Сарман районында дүрт балалы гаиләләргә автоном янгын кисәтү приборлары урнаштыру дәвам итә

2018 елның 29 мае, сишәмбе

    28 нче майда Сарман районы буенча, Җәлил бистәсе, Петровка Завод һәм Ләке авылларында торучы,  дүрт бала тәрбияләүче 11 гаиләгә  автоном янгын  искәртү приборлары куелды. Автоном янгын  искәртү приборлары гаилә  һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре, гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Сарман районы янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре белән берлектә урнаштырыла. Ата-аналар белән янгыннан саклану хакында инструктажлар уздырыла. Әлеге эш атна ахырына кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International