“Югары Ослан картлар һәм инвалидлар интернат- йорты”нда төрле технологоя, эш формаларын музыка аша комплекслы файдалануга зур игътибар бирелә, чөнки бу кешеләрнең эчке борчылуларын бетерергә ярдәм итә
Менделеевск муниципаль районындагы «Берег Надежды» социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә 29 нчы майда өлкәннәр һәм инвалидлар өчен «Җәй айларында янгын чыгу куркынычсызлыгы кагыйдәләрен саклау» дип аталган профилактик әңгәмә үткәрелде.
Алабуга «Доверие» үзәге хезмәткәрләре социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә макулатура җыю хәйрия экологик акциясендә катнаштыштылар. Максаты - балаларга булышу. Акция Гомумроссия халык фронтының Татарстан Республикасында региональ бүлеге вәкилләре белән оештырылган. Акция барышында үзәк хезмәткәрләре 270 кг. макулатура җыйдылар.
Балаларга ярдәм итү акцияләрендә үзәк хезмәткәрләре ел саен катнашалар. Соңгысы 2017 елның декабрендә «Игелекле Марафон» кысаларында, макулатураны әшкәртүгә биргән 3700 сум акчаларына, гаиләләрдә яшәгән инвалид балаларга ярдәм күрсәтелде.
“Сабыйлык чорында наркотиклар таратуга тискәре караш формалаштыру буенча метафорик тренинг” кысаларында «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Ольга Плаксина 11 нче санлы социаль участокта социаль ярдәм күрсәтүдә торучы балалар өчен Рус халык әкияте «Аленушка сеңелкәш һәм Иванушка энекәш» материаллары буенча тренинг-дәрес үткәрде. Максат: дөрес карар кабул итү сәләтен һәм балаларның үзаңын үстерү.
«Веста» Үзәгендә әниләргә һәм яңа туганнан 3 яшькә кадәр булган сабыйларга юнәлдерелгән “Әни һәм бәби” клубы үз эшен башлап җибәрде. Әлеге клубта дәресләр мәктәпкәчә балалар учреждениеләренә йөрмәүче сабыйларның күпкырлы иртә үсешен үстерү һәм ата-аналарның педагогик белемнәрен күтәрү максаты белән үткәрелә.
2018 елның 29 маенда Мамадыш муниципаль районындагы халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге "Забота"ның социаль- тернәкләндерү бүлегендә “Кинотерапия” технологиясен кулланып кинофильм карау оештырылды.
29 май 2018 ел, сишәмбе
“Астра» тернәкләндерү үзәгендә “Россиянең халык кәсепләре”дигән әңгәмә үтте.
Бүген Федоровка картлар һәм инвалидлар интернат-йортында социаль эш буенча белгеч Руфиль Дәүләтшин социаль хезмәтләр алучылар белән “социаль пакет”тан баш тартуның тискәре нәтиҗәләре турында аңлату эшләре алып барды.
2018 елның 28 маенда “Тылсым” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече Мифтахова Г.И. тарафыннан яшүсмер балалар белэн “Җәйге каникуллар вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре” темасына чара үткәрелде.
Чара барышында балалар урамда, юлда, урманда һәм суда үзеңне саклау кагыйдәләренә төшенделәр. Шулай ук “Җәйге каникуллар вакытында минем куркынычсызлык” темасына презентация күрсәтелде.
Әлеге чаранын максаты: үз тормыныңа һәм сәламәтлегеңә сакчыл караш тәрбияләү, ял итү урыннарында, шәһәр урамнарында , тәбигатьтә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү.