«Сәламәт Россия – Уртак эш» проекты кысаларында «Веста» Үзәге социаль педагогы Елена Макарова 11 нче санлы социаль участокта күп балалы, тулы булмаган, аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнелүче 12 бала өчен «Чуму куркынычы!» интерактив дәресе үткәрде. Максаты - сәламәт яшәү рәвеше алып баруны формалаштыру.
Дәрес «Чуму куркынычы» дип аталган мультфильм карау белән башланды. Балалар, исерткеч матдәләр куллангач, яшүсмерләрнең гәүдәсендә яшәгән вакыйга геройларын күзәттеләр. Роликны караганнан соң, фикер алышу узды, социаль педагог тагын бер тапкыр балалар игътибарын алкогольнең кеше организмына булган йогынтысын әйтеп узды: исерткеч эчемлектәге матдәләр кан тамырына, йөрәккә, баш миенә һәм хәтергә йогынты ясый. Балалар, хәтта аз күләмдә эчелгән хәмер кешегә шундый начар тәэсир итсә, бераз эчеп карарга киңәш итүдән тыелып кала белергә кирәк дигән нәтиҗә ясадылар.
Дәрес азагында катнашучылар үз әти-әниләренә күргәннәре турында сөләп, өйдә инернет челтәре аша тагын бер кат бергәләшеп бу роликны карарга кирәк дигән теләк белдерделәр.