“Югары –Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты”ның “Шәфкатьлелек” бүлегендә «Хис- кичерешләр ясыйбыз” исеме астында рәсем дәресе

2018 елның 28 мае, дүшәмбе
Дәреснең максатлары: балаларның эчке халәтләрне аңларга өйрәтү, сөйләм күнекмәләрен үстерү, эчке киеренкелекне бетерү. Беренче чиратта, тәрбияче балалар белән хис- кичерешләрнең төрлелеге, аларның үзләренә һәм әйләнә-тирәдәге кешеләргә ничек йогынты ясавы турында әңгәмә корды. Балалар шатлыклы, кайгылы һ.б. хис -кичерешләрне үзләрендә күрсәтә белделәр. Икенче этапта балаларга биремнәр таратылды. Һәр бала үзенчә күзаллаган хисләрне ясарга һәм буярга тиеш иделәр. Бу дәрес балаларга бик ошады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International