«Веста» Үзәге белгечләре волонтерлар белән берлектә сәламәтлекләре авыр дәрәҗәдә чикле балалар өчен, өйдә үткәрелүче «Минем туган көн» акциясен дәвам итәләр.
Сарман авылы җирлеге буенча гаиләләрендә дүрт бала тәрбияләүче 8 йортка автоном янгынны искәртү приборлары куелды.
Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре, гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Сарман районы янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре белән берлектә янгыннан саклану хакында инструктаж да уздырдылар.
2018 елның 28 маенда Тукай картлар һәм инвалидлар йортында Татарстан Республикасы буенча үтәчәк шахмат - шашка турнирына иң яхшы уенчы сайлап алу туры үтте. Рафик Ямалеев hәм Марс Сафин алдынгы урыннар яуладылар.
2018 елның 27 маенда Алексеевский районының «Забота» приютында тәрбияче Сагидуллина М.В. чик саклаучылар көненә багышланган“ Мин чиктә хезмәт итәм” дигән спорт –күңел ачу чарасы үткәрде.
Дәрес башында балаларга чик саклаучылар көненең бәйрәме һәм барлыкка килү тарихы турында сөйләнелде.
Аннан соң ярышлар башланды- иң кыю һәм уңган, җитез, тапкыр һәм күңелле конкурслар. Балалар командалар арасында спорт төрләрендә генә түгел, интеллектуаль уенннарда да ярыштылар.
Чара күңелле һәм дустанә мөнәсәбәттә барды. Барлык катнашучылар ярышлардан зур канәгатьлек һәм бик күп уңай тәэсирләр алдылар. Дуслык җиңде.
28 май 2018 ел, дүшәмбе
5 июнь – Бөтендөнья әйләнә – тирә мохитне саклау көне.
«Аеруча балачак» проектын гамәлгә ашыру эше кысаларында «Веста» Үзәге социаль педагогы Олеся Мингазетдинова тарафыннан «Ата-аналар һәм инвалид балаларны тәрбиягә алучылар» иҗтимагый оешмасы белән берлектә Үзәкнең сенсор бүлмәсендә социаль ярдәм күрсәтүдә торучы мөмкинлекләре чикле балалар өчен чираттагы интерактив дәрес үткәрелде.
28 нче май 2018 нче ел, дүшәмбе
“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хайбулова компьютер классында «Өлкән яшьтәге гражданнар өчен куркынычсызлык мәктәбе» программасы нигезендә «Социаль челтәрләрдә мошенниклык» дигән темага чара үткәрде.
Чараның максаты: социаль челтәрләрдә иң киң таралган мошенниклык схемалары турында мәгълүмат алу һәм өлкән яшьтәге гражданнарның белемен арттыру иде.
Белгеч иң киң таралган кәрәзле элемтә һәм Интернет челтәрендә дистанцион юл белән кылынган жинаять төрләре турында сөйләде. Социаль хезмәт алучылар мондый җинаятьләрнең ачылу юлларын һәм алардан үзләрен яклау алымнарын белделәр.
Еш кына мондый мошенникларның корбаны бик тиз ышанучан өлкән яшьтәге гражданнар була, шуңа күрә мондый чаралар аларга тормышта куркынычсыз карарлар кабул итәргә һәм телефон, Интернет мошенниклыгын булдырмаска ярдәм итә.
Чарада 11 кеше катнашты.
Татарстан Республикасының психоневрологик интернатларында яшәүчеләрнең футбол тормышында ниһаять тарихи вакыйга.
Seni cup 2018 җинүчесе итеп "Татарстан җыелма төркеме" билгеләнде. Әлеге команда бу җиңүгә 10 ел дәвамында әзерләнде! Хәзер безнең яшьләребез Польша ярышларында катнаша алачак!
Яшел Үзән һәм Казан ПНИ уенчыларыннан гыйбәрәт булган Татарстанның мини-футбол җыелма төркеме, 2018 елының 23-24 май көннәрендә Городец районы “Изумрудное” ял итү базасында халыкара «Seni cup» турнирында катнашты.
25 майда Алексеевский «Забота» приютында тәрбияче Маслова Н.В. балаларда яхшы һәм начар адымнар турында төшенчәләрне ачыклау,бу адымнарга критик бәя бирүне тәрбияләү максатында « Яхшы адым турында » әңгәмә үткәрде.