Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында бильярд уйныйлар

2018 елның 29 мае, сишәмбе

"Нигде и не в чем так не проявляется человеческий характер, как за бильярдным столом". Л.Н.Толстой

Бильярд - күңелле уен, буш вакытны үткәрү ысулы гына түгел, ә спортның бер төре булып тора. Бильярд уйнап кеше сәламәтлек буенча бик күп проблемаларын чишә. Бильярд өлкәннәр өчен алыштыргысыз спорт төре. Мускулларын, буыннарын,умырткалыкларын ныгыта,  уйлау сәләтләрен күнектерә, нерв системаларын тынычландыра.

    Мамадыш әлкәннәр һәм инвалидлар йортында  ПАО "Лукойл" социаль һәм культура проектында җиңгән өчен бирелгән грант хисабына бильярд өстәле булдырылды.Шунда яшәүчеләр бу спорт төре белән бик теләп шөгыльләнәләр.Сәламәтлекләрен дә ныгыталар, буш вакытларын да файдалы үткәрәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International