Язгы урманга сәяхәт

2018 елның 29 мае, сишәмбе

Хәзерге вакытта мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик тәрбия бирү кискен тора. Мин балаларда табигатькә карата мәхәббәт уятырга яшьтән үк кирәк дип саныйм. Сабыйлар чәчәкләргә карата ис китәләр, һәм шул ук вакытта кырмыскаларны да таптарга мөмкиннәр. Ничек соң балаларны табигатьне сакларга өйрәтергә? Иң нәтиҗәле форма буларак экскурсияләр санала. Менә без дә «Гнездышко» приюты мәктәпкәчә яшьтәге балалары белән язгы урманга экскурсиягә чыгарга булдык. Кайсыбер балалар әле беркайчан да урманда булганнары юк. Бу бик аяныч хәл. Чөнки урманда балалар төрле үсемлекләрне күрәләр, җәнлекләрнең тормышларын күзәтә алалар. Кошларның сайраулары гаҗәпләндерә. Табигать дәресләрендә рәсемдә күргән вакыйгаларны балалар урманда чынлыкта күрә алдылар. Экскурсиядә алган тәэсирләр балалар күңелендә озакка сакланачак. Ә без исә мондый төр чараларны ешрак уздырырга торышырбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International