Менделеевск муниципаль районындагы «Берег Надежды» социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә 29 нчы майда өлкәннәр һәм инвалидлар өчен «Җәй айларында янгын чыгу куркынычсызлыгы кагыйдәләрен саклау» дип аталган профилактик әңгәмә үткәрелде.
Чараның максаты: өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән таныштыру
Булекнең социаль эш буенча белгече Розметова Альбина Кадәм кызы социаль хезмәт алучыларга янгын куркынычсызлыгын саклау кагыйдәләрен искәртте, көнкүрештә кулланыла торган электр приборларын, газ плитәсе, газ мичләре белән файдалану тәртибе турында сөйләде, янгын булганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен һәм янгын сүндерүчеләрне ничек чакырырга кирәклеген аңлатты. Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында янгынга каршы 2 айлык махсус режим кертелде. Бу арада учак ягу; бина, йорт, бакча участокларында чүп-чар яндыру катгый тыела. Чөнки элементар кагыйдәләрне үтәмәгәндэ зур бәла-казалар килеп чыга, кеше гомерләре өзелә.
Чара ахырында бүлек белгече өлкән яштәге гражданнарга һәм инвалидларга сәламәтлек, беркайчанда янгын кебек олы бәлагә юлыкмауларын теләде. Тыңлаучылар файдалы мәгълүмәт өчен рәхмәт белдерделәр.