Алабуга «Доверие» үзәге хезмәткәрләре социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә макулатура җыю хәйрия экологик акциясендә катнаштыштылар. Максаты - балаларга булышу. Акция Гомумроссия халык фронтының Татарстан Республикасында региональ бүлеге вәкилләре белән оештырылган. Акция барышында үзәк хезмәткәрләре 270 кг. макулатура җыйдылар.
Балаларга ярдәм итү акцияләрендә үзәк хезмәткәрләре ел саен катнашалар. Соңгысы 2017 елның декабрендә «Игелекле Марафон» кысаларында, макулатураны әшкәртүгә биргән 3700 сум акчаларына, гаиләләрдә яшәгән инвалид балаларга ярдәм күрсәтелде.