Бүген Федоровка картлар һәм инвалидлар интернат-йортында социаль эш буенча белгеч Руфиль Дәүләтшин социаль хезмәтләр алучылар белән “социаль пакет”тан баш тартуның тискәре нәтиҗәләре турында аңлату эшләре алып барды. Социаль пакет - ул дәүләт тарафыннан гарантияләнгән гражданнарның сәламәтлеген саклауга юнәлтелгән ярдәм итү чаралары комплексы. Социаль хезмәт күрсәтү җыелмасы үз эченә ала: - табиб билгеләү буенча дару белән тәэмин итү; - медицина күрсәтмәләре булганда санаториядә дәвалану; - йөрү өчен шәһәр яны тимер юл транспортында, шулай ук шәһәр-ара транспортында дәвалану урынына бару һәм кайту өчен түләүдән азат ителү. Үз хокукларын белү инвалидларга ташламалы хезмәтләр алырга һәм файдаланырга мөмкинлек бирәчәк.
«Социаль пакет»тан баш тартучылар белән интернат- йорт директоры Рузилә Бәширова шәхсән сөйләште, «социаль пакет»тан баш тартуның тискәре нәтиҗәләргә китерергә, сәламәтлеге торышы начараюга яки яшәү өчен кискенлек тудырырга йогынты ясарга мөмкинлеге турында искәртте.