“Астра» тернәкләндерү үзәгендә “Россиянең халык кәсепләре”дигән әңгәмә үтте

2018 елның 29 мае, сишәмбе

29 май 2018 ел, сишәмбе

“Астра» тернәкләндерү үзәгендә “Россиянең халык кәсепләре”дигән әңгәмә үтте. Чараны тәрбиячеләр Свиньякова Юлия һәм Самойлова Гөлчәчәк әзерләделәр.Шөгыльнең максаты балаларны Россиянең төрле почмакларында яшәүче халык кәсебе эшләнмәләре белән таныштыру.

Әңгәмә барышында балалар Гжель осталары эшләре, Хахлама рәссамнары һәм Дымковский уенчыклары осталары белән таныштылар.Әйбернең ничек әзерләнүен карадылар. Россиянең төрле төбәк осталары нинди материаллар кулланганын белделәр.

Әңгәмә ахырында балалар үзләре оста булырга һәм үз эшләрен булдырырга тырыштылар. Бу дәрестә 17 мөмкинлекләре чикләнгән бала катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International