Рус халык әкияте «Аленушка сеңелкәш һәм Иванушка энекәш». «Веста» Үзәге.

2018 елның 29 мае, сишәмбе

“Сабыйлык чорында наркотиклар таратуга тискәре караш формалаштыру буенча метафорик тренинг” кысаларында «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Ольга Плаксина 11 нче санлы социаль участокта социаль ярдәм күрсәтүдә торучы балалар өчен Рус халык әкияте «Аленушка сеңелкәш һәм Иванушка энекәш» материаллары буенча тренинг-дәрес үткәрде. Максат: дөрес карар кабул итү сәләтен һәм балаларның үзаңын үстерү.

Дәрес өй эшен тикшерү белән башланып китте. Балалар, бер-берсенә, үз куллары белән ясалган, могъҗизалы теләкләр язылган бүләкләр тапшырдылар. Шуннан соң һәрбер катнашучы үзенә язылган теләкләрне укыды. Өй эшеннән соң балаларга «Аленушка сеңелкәш һәм Иванушка энекәш» дип аталган рус халык әкиятен тыңларга тәкъдим ителде, аннары әкият буенча фикер алышынды: кайсы вакыттан башлап әкият геройлары өчен күңелсез хәлләр башланды, ни өчен бәла барлыкка килде, ни рәвешле мондый фаҗигале хәлне булдырмаска мөмкин иде һ.б. Малайлар һәм кызлар Иванушканың гамәлләренә мөнәсәбәтләрен белдерделәр, фикер алыштылар, апасы, үз абыйсын коткарганда нинди авыр сынаулар аша үтә икәнен искәрттеләр, азакта, һәрбер кеше мөстәкыйль рәвештә дөрес карарлар кабул итә белергә тиеш, һәм балалар үзләренең туганнарын тыңларга тиеш дигән нәтиҗәгә килделәр.

Дәрес ахырында, балаларга өй эше итеп, әти-әниләре белән бергә Иванушкага бернинди дә зыян килмәгән дип, әкияткә яңа төрле эчтәлек уйлап табарга тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International