2018 елның 29 маенда Мамадыш муниципаль районындагы халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге "Забота"ның социаль- тернәкләндерү бүлегендә “Кинотерапия” технологиясен кулланып кинофильм карау оештырылды.
Кинотерапия – бу кино кулланып заманча юнәлештәге группалы психотерапия. Аның ярдәме белән социаль хезмәт алучылар авыр хәлләрдән чыгарга өйрәнәләр, үзләрендә яңа көч табалар, үз-үзләренә ышанычлары арта, доньяны аңлауда яңа перспективалар ачалар. Кино карау процессында образлар Һәм кинотренинг аша үзләренең шәхси үзенчәлекләрен ачыклыйлар һәм анализлыйлар. Бүген “Өйләнгән буйдак” фильмы күрсәтелде. Фильмны караганнан соң һәркем үз фикере белен уртаклаштылар, геройларның язмышларына карата үз бәяләмәсен белдерделәр.