Иске Икшермэ авылында урнашкан «Тургай» приютында анда тэрбиялэнуче балалар белэн тэрбияче Фархуллина Айгол «Исэнме жэй» дигэн сэяхэт дэрес уткэрде.Балалар торле жэй ае турында табышмакларга жаваплар бирделэр.Чэчэклэр белэн таныштылар.Аларны соныннан альбом битлэренэ ясадылар. Дэрес бик яхшы утте.
2018 нче елның 29 маенда “Сукырларны һәм начар күрүчеләрне социаль тернәкләндерү Республика үзәге” ДБУ нең Түбән Кама бүлекчәсендә социаль хезмәтләрдән файдаланучылар сукырлар җәмгыятенең башка әгъзалары белән бергә ат-спорт мәктәбендә булдылар.
29 майда Республикабызның сукырларны һәм начар күрүчеләрне социаль тернәкләндерү үзәгенең Чистай бүлекчәсе социаль педагоглары һәм реабилитантлар бергәләп Кама ярына чыктылар.
Хезмәткәрләрнең куркынычсыз эшчәнлеген тәэмин итүдә «Тылсым» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең төп юнәлешләренең берсе булып- укытулар, күнегүләр һәм лекцияләр үткәрү тора.
29 нчы май көнне Кукмара һәм Балтач муниципаль районнарындагы янгын күзәтчелеге инспекторы Каримуллин Фәрхәд Фәрид улы социаль хезмәткәрләргә янгын куркынычсызлыгын саклау кагыйдәләрен искәртте, көнкүрештә кулланыла торган электр приборларын, газ плитәсе, газ мичләре белән файдалану тәртибе турында сөйләде, янгын булганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен һәм янгын сүндерүчеләрне ничек чакырырга кирәклеген аңлатты. Чөнки элементар кагыйдәләрне үтәмәгәндэ зур бәла-казалар килеп чыга, кеше гомерләре өзелә. Социаль хезмәткәрләр үз чиратларында әлеге профилактик әңгәмәне социаль хезмәтләрдән файдаланучылар үткәрәләр.
Бу көндә шулай ук социаль хезмәткәрләр һәм белгечләрнең хезмәтне саклау буенча белемнәрен тикшерделәр.
Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының егерме җиденче апрель ике мең унсигезнче елның кырыгынчы санлы боерыгы нигезендә, 70 яшьтәге һәм аннан өлкәнрәк ялгыз яшәүчеләрне барлау максатыннан, комиссия үз эшен дәвам итә. Утызынчы май көнне комиссия Җәлил бистәсендә яшәүче өлкәннәргә чыкты. Эш барышында өлкәннәрнең яшәү шартларын тикшерү белән беррәттән, актлар төзелә, куркынычсызлык кагыйдәләре аңлатыла.
Балигъ булмаганнарга карата көч куллануны һәм мәрхәмәтсез карашны кисәтү эше буенча «Веста» Үзәге психологы Наталья Емельянова Шәңгәлче авылында 11-14 яшьлек тулы булмаган, күп балалы, аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбяләнелүче 40 яшүсмер арасында А.Г.Шмелевның «Хәвеф-хәтәргә бирелүчәнлекне тикшерү» дип аталган төркемле психодиагностикасын уздырды.
2018 елның 30 маенда «Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hэм социаль яклау министрлыгының Әлки муниципаль районындагы «Забота» халыкка комплекслы социаль хезмәт курсәтү үзәгенең гаилә hәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе карамагында торучы гаиләләрдәге яшүсмер балалар белән «Заманча яшүсмер портреты» - дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрелде.
Сәламәтлекләрен ныгыту максатыннан, Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында чаралар булып узды.
Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йорты эшендә социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның , сәләмәтлекләрен ныгыту яшәү гомерләренең озынлыгын арттыруга юнәлдерелгән төрле технологияләр һәм методикалар кулланыла.