Быел яз җылы көннәргә бик бай булмаса да, бу көн бик матур һәм кояшлы булды. Күрмәүчеләр әйләнә тирә мохиттә ориентирлашуның практик алымнарын ныгыттылар һәм шулай ук төрле спорт снарядларында үзләренең көчләрен сынадылар. Кама ярына бергәләп чыгу бик яхшы узды.