Социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләрен һәм белгечләрен янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән таныштырдылар һәм хезмәтне саклау буенча белемнәрен тикшерделәр. КЦСОН Кукмор

2018 елның 30 мае, чәршәмбе

Хезмәткәрләрнең куркынычсыз эшчәнлеген тәэмин итүдә «Тылсым» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең төп юнәлешләренең берсе булып- укытулар, күнегүләр һәм лекцияләр үткәрү тора.

29 нчы май көнне Кукмара һәм Балтач муниципаль районнарындагы янгын күзәтчелеге инспекторы Каримуллин Фәрхәд Фәрид улы социаль хезмәткәрләргә янгын куркынычсызлыгын саклау кагыйдәләрен искәртте, көнкүрештә кулланыла торган электр приборларын, газ плитәсе, газ мичләре белән файдалану тәртибе турында сөйләде, янгын булганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен һәм янгын сүндерүчеләрне ничек чакырырга кирәклеген аңлатты. Чөнки элементар кагыйдәләрне үтәмәгәндэ зур бәла-казалар килеп чыга, кеше гомерләре өзелә. Социаль хезмәткәрләр үз чиратларында әлеге профилактик әңгәмәне социаль хезмәтләрдән файдаланучылар үткәрәләр.

Бу көндә шулай ук социаль хезмәткәрләр һәм белгечләрнең хезмәтне саклау буенча белемнәрен тикшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International