Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының егерме җиденче апрель ике мең унсигезнче елның кырыгынчы санлы боерыгы нигезендә, 70 яшьтәге һәм аннан өлкәнрәк ялгыз яшәүчеләрне барлау максатыннан, комиссия үз эшен дәвам итә. Утызынчы май көнне комиссия Җәлил бистәсендә яшәүче өлкәннәргә чыкты. Эш барышында өлкәннәрнең яшәү шартларын тикшерү белән беррәттән, актлар төзелә, куркынычсызлык кагыйдәләре аңлатыла.