«Хәвеф-хәтәргә бирелүчәнлекне тикшерү». «Веста» Үзәге.

2018 елның 30 мае, чәршәмбе

Балигъ булмаганнарга карата көч куллануны һәм мәрхәмәтсез карашны кисәтү эше буенча «Веста» Үзәге психологы Наталья Емельянова Шәңгәлче авылында 11-14 яшьлек тулы булмаган, күп балалы, аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбяләнелүче 40 яшүсмер арасында А.Г.Шмелевның «Хәвеф-хәтәргә бирелүчәнлекне тикшерү» дип аталган төркемле психодиагностикасын уздырды.

Диагностика нәтиҗәләре күрсәткәнчә, 3% яшүсмердә үз-үзеңне тотуның мондый стиле күзәтелә. Алар, үзләренең кылганнарын анализламыйча гына уйланмаган гамәлләр эшләп куялар. Тормыш тәҗрибәсен мондый яшүсмерләр өлкәннәрнең (ата-аналар, педагоглар, тренерлар һәм башкалар) фикерен тыңламыйча гына хаталар һәм үткән сынауларга таянып алалар. Калган 97% сораштыручы һәр адымын уйлап эшләргә тырыша. Әһәмиятле кешеләрнең фикерләрен мондый яшүсмерләр үз теләкләре һәм тойгыларына караганда югарырак куялар.  

Диагностикаларның чагыштырмача анализы (14.11.17 г., 22.05.18 г.) нәтиҗәләрнең процентлык нисбәте үзгәрмәгән диярлек икәнен күрсәтте. Бу, әлеге дәресләр курсын тормышка ашыруының урта ноктага килеп җитүе турында сөйли. Шуңа күрә алга таба әлеге яшүсмерләр белән  социаль нормалар һәм кагыйдәләрне торгызу буенча дәресләр үткәрүне дәвам итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International