ЯҢАЛЫКЛАР


31
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018 елның 29 маенда Әлки районы “Забота” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә социаль хезмәткәрләр белән эшлекле киңәшмә үтте. Киңәшмәдә хезмәт дисциплинасы, социаль хезмәт күрсәтү сыйфаты,  хезмәтне саклау һәм язгы-җәйге чорда янгын куркынычсызлыгы турындагы мәсьәләләр каралды.

Зәй муниципаль районында “Зәй шәһәре  халыкны эш белән тәэмин итү Үзәге”, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районындагы "Радость"  халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү  үзәге" социаль хезмәт күрсәтү  дәүләт автоном  учреждениесе һәм “Шатлык” социаль ярдәм күрсәтү Үзәге” арасында төзелгән килешү нигезендә “Мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән профориентация эшенең методлары һәм формалары” технологиясе тормышка ашырыла.

31 нче май 2018 нче ел, пәнҗешәмбе

     Волонтерлык елы уңаеннан  «Изгелек»  инвалидларны  тернәкләндерү үзәгендә Марат Закиров җитәкчелегендә яшьләр клубы “Ника” активистлары   социаль хезмәт алучылар өчен интеллектуаль уен - викторина  уздырдылар.

    Чараның максаты: кәеф күтәрү, үзләренең сәләтләрен һәм белемнәрен  тормышка ашыру, уен барышында бер-берсенә ярдәм күрсәтү,  коллективта эшли белү мөмкинлекләрен арттыру иде.

    Волонтерлар бу уенны Халыкара балаларны яклау көненә багышладылар. Уенның беренче өлешендә Лев Толстойның: «Балачак», «Яшүсмер», «Яшьлек» әсәрләре буенча викторина сораулары кулланылды, икенче өлешендә биремнәр буенча язучының әкиятләрен сөйләделәр.

   Чара ахырында жюри әгъзалары җиңүчеләрне билгеләде, командаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды һәм гомуми фотога төштеләр.

  Волонтерлар социаль хезмәт алучыларга  бөек казанышлар калдырган   рус язучысы турында  мәгүлүмәтләр күбрәк белергә һәм искә төшерергә булыштылар. Уенда катнашучылар  аларга эчтәлекле интеллектуаль уен-викторина үткәргәннәре өчен рәхмәтләрен белдерделәр.

Чарада 43 кеше катнашты.

Җәлиль картлар һәм инвалидлар йортында дәвалау физик культурасы инструкторы Хасаншина А.Ф.ярдәме белән “ эрготерапия” технологиясе буенча кунегүләр уткәрелә. 

31 май 2018 ел, пәнҗешәмбе

Балаларның иҗади сәләтләрен үстерү, фантазияләрен баету максатыннан “Астра”  тернәкләндерү үзәгендә “Төрлетөсле балачак” дип аталган асфальтта рәсемнәр конкурсы үтте.

2018 елның 29 маенда “Тылсым” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең  гаилә  һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендэ “Наркотиклар. Хокук. Яшусмерләр жаваплыгы” темасына чара уткәрелде.

Әлеге чаранын максаты: яшусмерләрне Россия Федерациясенен Жинаятләр кодексынын наркотикларга кагылышлы закон статьялары белән таныштыру. һәм яшүсмләрәрнен  сәламәт яшәу рәвешен саулай мөмкинлеге хокукларын яктырту.

Чара барышында  узәкнен юристконсульты Вахитова Эльвира һәм булек белгече Тахиуллина Гузэл  “Хокук һәм наркотиклар” темасына лекция укыдылар һәм яшусмерләр бу темага әнгәмәдә жанлы катнаштылар.

 

2018 елның 30 нчы маенда Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йортында тәрбияче Гыйлемханова Алсу җитәкчелегендә “Ел фасыллары” исемендә викторина үткәрелде. Чарада 6 бала катнашты. 

"Суда куркынычсызлык"

«Гармония» ҮЗӘГЕ Социаль хезмәткәрләре «Гарденотерапия» инновацион технологиясен кулланыун дәвам итәлэр.

Әтнә  районы “Изгелек” социаль үзәге хезмәткәрләре балаларга ярдәм итү максатыннан макулатура җыю хәйрия экологик акциясендә катнаштылар. Үзәк хезмәткәрләре  акция кысаларында  “Мәрхәмәтле кешеләр лигасы” хәйрия фондына 350 кг.  макулатура җыеп тапшырдылар.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International