31 май- Бөтендөнья тәмәкесез көн. Сәламәтлекләрен ныгыту максатыннан, Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында чаралар булып узды. Медицина хезмәткәрләре "Тәмәке тартуның сәламәтлеккә зыяны "дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Кайчандыр тартуларын ташлаган интернатта яшәүчеләр тагын бер кат никотин бәйлелегеннән котылырга чакырдылар.
Интернатта яшәүчеләр арасында тартуның зарары турында белешмәләр таратылды.